Ап-ак кәгазь бите ниләр күрми...

...Шагыйрь нидер яза, чуарлый.

Язганнарын укып, авыр сулап,

Ачуыннан ерта, йомарлый.

 

...Йомарлый да чүпкә ата шагыйрь,

Туплый алмый әйтер фикерен.

Түзә кәгазь шагыйрь каләменә,

Сабыр гына көтә хөкемен.

 

 

Гөлнара Әюпова



АК ЮЛ ТЕЛИК, АК ХАЛАТЛЫ ХАНЫМГА!

Ниһаять, төбәгебез шагыйрәсе Гөлнара Әюпованың беренче китабы дөнья күрде (Әлмәт шәһәре типографиясе, "Рухият" фонды, 2016 - июль).

“Көттергәнем өчен гафу ит...” дип исемләнгән шигырьләр һәм җырлар җыентыгы – Гөлнара Әюпованың шигърият сөючеләргә, дусларына тәүге бүләге.

Шагыйрәнең тәүге җыентыгында үзенә генә хас, әмма һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек саф, сүрелмәс сөю, якты, җылы хисләр, татлы сагыш белән тулы шигырьләре, җырлары тупланган. Ата-анага, туган нигезгә мәхәббәт, яшәү мәгънәсе турында фәлсәфи уйланулар урын алган. Шулай ук бу җыентыгында нәни дусларын да күчтәнәчсез калдырмаган.



Шагыйрәдән өр-яңа шигырь!                                                               18.09.2016.

ЯЛКАУ БАРЫЙ

Барый дигән ялкау малай

Укырга яратмады.

Икелеләргә “атланып”,

Өенә кайткалады.

 

Ялкау иде, укыды ул

Өчлегә дә куанып.

Өчлесен дә укытучы

 Куйды тартып та, сузып.

Укырга яратмады шул,

Ялкаулык көчле, харап.

Кайчан бетәр дәрес, диеп

Утырды карга санап.

 

Тәмамлады шулай Барый

Мәктәпне көч-хәл белән.

Ләкин хәзер кая барсын

Мескен өчлеләр белән?

 

Укыр иде, белеме сай,

Бик соң төшкән исенә.

Йөри хәзер ялкау Барый

 Үпкәләп тик үзенә...

   

P.S. Барый кебек ялкау булмыйк! Җиң сызганып, тырышып, бары "4"ле, "5"леләргә генә укыйк!