БИОГРАФИЯ


Туган көне:   09.11.1971
Яраткан язучылары: Гомәр Бәширов, Аяз Гыйләҗев
Яраткан шагыйре:  Фәнис Яруллин
Яраткан драматургы:  Туфан Миннуллин
Яраткан төсе:  зәңгәр
Яраткан җырчылары: Хәйдәр Бигичев, Ришат Төхвәтуллин, Зөфәр Хәйретдинов, Раяз Фасыхов, Филюс Каһиров
Яраткан китабы:  Нәбирә Гыйматдинованың “Нишләттегез Гөлкәйне?” китабы
Тормыш девизы: Бүгенге көнең өчен иртәгә үкенерлек булмасын.
Хыялы: Теләкләремне чынга ашыру!


 

    Әюпова Гөлнара Мияссәр кызы 1971 елның 9 ноябрендә Татарстанның Әлмәт районы Камы - Исмәгыйль авылында дөньяга аваз сала. Авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Әлмәтнең 1нче мәктәбендә урта белем ала. Яшьтән җырга-моңга мөкиббән, гармунда уйнарга да өйрәнгән кыз музыка белгече булырга хыяллана. Әмма язмыш аны Бөгелмә  медицина училищесына алып килә. 1991 елны училищены акушерлык һөнәре буенча бик яхшыга гына тәмамлап, Әлмәт бала тудыру йортында эшли. Түбән Мактама шифаханәсенә (1996) күчә, Казанда белемен күтәрә һәм янә, 2002 елда, Әлмәт бала тудыру йортына кире әйләнеп кайта.

   Кечкенәдән шигырьләр язу белән шөгыльләнә. Аның иҗатында үз алымнары тоемлана, үз әйтер сүзе бар. Кызыклы гына шигырьләре вакытлы матбугатта басылып чыгып килә. Дистәдән артык шигыре көйгә салынып, Рөстәм Закиров, Зөфәр Хәйретдинов, Гүзәл Уразова, ИлСаф, Булат Нигматуллин, Эльвира Хамматова, Диләрә Илалетдинова, Раяз һәм Рәсим Фасыхов һәм башка җырчылар репертуарына кергән.

         Бүгенге көндә Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә яши. Бер ул (Ильяс) һәм кыз (Илүзә) үстерә. Әлмәт шәһәренең балалар тудыру йортында шәфкать туташы булып эшли.