Беренче кат  Гөлнара Әюпованың шигырьләрен укыгач, мин аны шактый тәҗрибәле, гомер иткән ханым язган, дип уйладым. 24 яшьлек кечкенә генә, япь-яшь кызчыкны күргәч, аптырап калдым... яшь булуына карамастан, нинди тирән эчтәлекле, мәгънәле шигырьләр иҗат итә ул.

     Шигырьләре җыр булып агыла, бик тиз көйгә салына. Бүгенге көндә инде 100 якын уртак иҗат җимешләребез - җырларыбыз бар.                                                                      

                                     

                                      Композитор Зөфәр Хәйретдинов


       Гөлнара - бик сәләтле, тырыш шагыйрә. Аның иҗаты киң кырлы: балалар өчен иҗат иткән әсәрләрендә сабыйларча беркатлылык, шаянлык; ә өлкәннәр өчен иҗат иткән җыр-шигырьләрендә тирән фәлсәфи фикерләр өстенлек итә. Җырларында ул мәңгелек тема - мәхәббәткә мәдхия укый.

                                    Шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге

                                       премия лауреаты Клара Булатова


    Аның  иҗатында  үз алымнары тоемлана, үз әйтер сүзе бар.

                                                         Язучы, җәмәгать эшлеклесе Разим Вәлиуллин


Гөлнара каләмендә ышаныч бар. Ул уйламаган яктан матур бер борылыш ясап куя.

Г.Әюпова – яшь шагыйрә. Һәр шигърият яратучы, әдәбиятны аңлаучы кемсә Гөлнараның тәүге җыентыгында сагышлы, моңсу хисләргә бай язмалар да, дәртле-өметле тойгылар тулы җырлар да барын күрер. Шуңа да аларны укыгач күңел үзе дә сизми күтәрелеп китә. Ягъни тирән сагышта булсаң өмет кабына, көзләргә кереп барганда язны тоясың.

Гөлнара иҗат юлының шактый катлаулы һәм үтә дә җаваплы булуын тоеп, ашыга-ашыга әдәби дөньяга кереп бара. Дөресен әйткәндә, әнә шундый яшь һәм серле шагыйрә килә безгә. Хәерле, ак юл телисе генә кала.

 

 

Минзифа Әхмәтшина, шагыйрә, “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсе җитәкчесе