Шагыйрәнең туган ягына мәхәббәте иҗатында чагыла



                     Әлмәтем
Әлмәт каласының нигезенә
Беренче таш салган көн бүген!
Гүзәл кала булып үсеп җиттең,
Сокланмыйдыр сиңа кем бүген?!

Татарстан дигән гүзәл җирнең
Тырыш халкы сине тудырган.
Киләчәккә таба горур атла
Тайпылмыйча тоткан юлыңнан!
Зур байлыгың – кара алтын синең
Еракларга даның тараткан.
Алларында һәркем башын ияр
Хезмәт батырларын тудырган!
Болытларга ашып йортлар калка,
Сөендерә һаман үсүең!
Тарих битләренә алтын белән
Татарстан язар исемең!
Шагыйрьҗаннар, бөек язучылар
Гасырларга даның илтсеннәр!
Исемнәре синең шәхесләрнең
Гасырларга барып җитсеннәр!
Халкым бүген зурлап бәйрәм итә
50 яшең тулган көнеңне!
Күрсен иде синең килер буын
Бәйрәм иткәнеңне меңеңне!



             Саумы,   Кама – Исмәгыйль
Менеп бастым Чагыл-тау башына,
Уч төбендә кебек авылым.
Ничә еллар узгач сиңа кайттым,
Бер күрергә сине зарыктым.
                          Куш.: Чагыл-таудан кычкырдым :
                                     «Саумы,Кама-Исмәгыйль!».
                                     Тавышымны таратты
                                     Тауларыңда искән җил.
Ялан аяк басып чирәмнәргә
Төштем салкын чишмәң буена.
Суы салкын, җанны били ялкын,
Тыңлаганда чишмә җырың  ла.
                       Куш.:   Туган оядан очкан
                                    Кошлар кебек китәбез.
                                    Язмышларга буйсынып
                                    Читтә гомер итәбез.
Тирә ягың синең тоташ таулар,
Арасында Чагыл зурысы.
Көт син мине ,Кама-Исмәгыйлем,
Бу кайтуым булмас соңгысы.
                    Куш.:   Чагыл-таудан кычкырдым:
                               «Сау бул, Кама-Исмәгыйль».
                                Тавышымны таратты
                                Тауларында искән җил.