Сине һәркем тиңли йолдызларга,
Ә йолдызлар бездән еракта.
Мин йолдызга – сиңа гашыйк булдым,
Өмет итми сөю җавапка.

Синең өчен миндәй меңнәрдер шул,
Минем өчен бел син – бердән-бер.
Өзелсә дә миннән бәхетлерәк
Синең өчен өзеп биргән гөл.

Җаным никтер сине якын итте,
Тиң түгелем сиңа белсәм дә.
Җырың белән җанга үтеп кердең
Урын калдырмыйча бүтәнгә.

Өзгәләнеп җаным сызланса да,
Хисләремне чак-чак тыйсам да,
Сөям,диеп сиңа әйталмадым,
Мәхәббәттән башым җуйсам да...  

              Бер күрүдә гашыйк булдым        
Бер күрүдә гашыйк булу
Бар икән ул, ышандым.
Йөрәгемне әсир итте
Сихерле карашларың.

Бер көн күрми түзә алмыйм,
Син шуны сизәсеңме?
Җаным, тәнем белән шашып
Яратам, сизәсеңме?

Уйламаган идем җирдә
Шундый сөю бар, диеп.
Йөрәк дәшә, шушы инде
Сиңа насыйп яр, диеп.

Кешеләр дә сокланалар,
Нинди матур пар, диеп.
Ходай безне яраткандыр
Бергә булсыннар, диеп.                       20.12.1999



                    Ашкын әйдә, йөрәгем!

Елмаеп бер карадың да,
Гашыйк иттең үзеңә.
Әсир булып бирелдем мин
Йөрәгем хисләренә.

Ашкын, ашкын әйдә, йөрәк,
Тәндә җаным булганда!
Сөю хисеннән дә татлы
Нәрсә бар соң дөньяда!

Телисеңме, йолдызлардан
Тезеп язам исемең,
Синең өчен кояш итәм
Кайнарлыгын хисемнең?

Әллә тылсым көчләреңә
Бирелдемме мин синең?
Әллә инде эзләп таптым
Җирдә сөюнең үзен!

Хисләремә бик салам

Син минеке, мин сине түгел.
Очраштырды соңлап язмышлар.
Назга сусап типкән йорәгемне
Гашыйк итте синең карашлар.

Чит бакчада үскән матур гөлгә
Карагандай сиңа сокланам.
Оныт аны, ул бит чит яр, диеп,
Хисләремә кат – кат бик салам.

Әйтелмәгән хисләр йөрәгемдә
Үкенечкә микән калырлар?
Хыялыма тик бер адым кебек
Шундый якын чакта аралар.

Син минеке, мин синеке түгел,
Шушы сүзләр җанны газаплый.
Ә шулай да сиңа гашыйк йөрәк
Сине сөям, диеп кабатлый.



               Хатлар язам сиңа

Хатлар язам сиңа кич утырып,
Татлы хыялларга күмелеп.
Күз алдымнан уза бергә чаклар
Хәтер җепләренә тезелеп.

Хисләремнең тулып аккан чагы,
Хатлар язам сиңа онтылып.
Иярердәй булып хатларыма
Күңел тора сиңа омтылып.

Җан җылыңны синең тоям кебек
Җавап хатың алып ачканда.
Мин ышанам, безгә бәхет килер,
Таң нурлары җирне кочканда.

   Җавап эзлим синең күзләрдән
Бу мәхәббәт микән, тугел микән,
Аңлый алмыйм әле үзем дә.
Уйларыма минем килеп кердең
Якын кеше булып күңелемә.
Бу мәхәббәт микән, түгел микән,
Язлар саен көткән, эзләгән.
Мин дә сиңа шулай якын микән,
Җавап эзлим синең күзләрдән.
Үз – үземә ихлас ышангандай
Мин ышанам сиңа, ышанам.
Син булганда янда әйтерсең лә
Бәхет капкалары ачылган.
Канатсыз да очып була икән
Талпынганда күңел хисләрдән.
Минем өчен үзе олы бәхет
Син барлыкны белеп яшәү дә.           
                                         08.02.2006 ел



       Парсыз балдак
Ялгышыма нокта куеп
Китәм сине калдырып.
Икәү сөю вәгъдәләшкән
Балдакларны аерып.
Бергә атлар, гомерлек пар
Ярым була алмадың.
Исеңә төшерер мине
Парсыз калган балдагың.
Югалган бәхеткәемне
Синсез эзләп китәмен.
Җанымның яшисе килә
Тоеп бәхетнең тәмен.
Сине шашып сөюләрем
Калды үкенеч булып.
Бер мөлдерәп ташыр микән
Күңел бәхеттән тулып?
Бергә атлар, гомерлек пар,
Ярым була алмадың.
Исеңә төшерер мине
Парсыз калган балдагың...

          Сөю бездән ник китте?

Ташлама мине, кал , димим,
Килми кызгандырасым.
Ялгышыңнан өстен булып,
Килә горур каласым.

Без пар аккошлары булган
Мәхәббәт күле кипте.
Гомерлек булып тоелган
Сөю бездән ник китте?

Керфегемдә күз яшьләре,
Син салган сагыштан ул.
Күңелемнең сызлануы
Син кылган ялгыштан ул.

Вакытлыча мавыгудыр
Бәлки бу хыянәтең?
Әйләнеп бәлки кайтырсың,
Кичер, дип, мәхәббәтем...



           Ничек түзә ана йөрәге?

Бу дөньяга балаң аваз салгач
Иң бәхетле Ана син идең.
Көтеп алган газиз баласына
Кыска гомер, Ходай, ник бирдең?

Юатырдай сүзләр таба алмам,
Андый сүзләр юк ул дөньяда.
Түзми сыныр иде сабыр каен
Ана хәлен сарсаң каенга.

Чиксез сагыш баскан Ана йөзен,
Тыя алмый кайнар яшьләрен.
Кайдан көчләр алып түзә икән
Бу кайгыга,Ана, йөрәгең?!

Берни белән булмый чагыштырып
Бала югалтуның сагышын.
Авыр кайгың кара шәүлә булып,
Гомер буе барыр озатып.
                                           19.03.2000

Иң кадерле күчтәнәч
Авылдашларым аркылы
Әнкәй җибәргән күмәч.
Сагынгандыр инде, күптән
Мин кайтып күренмәгәч.
Өстәлемдә телем – телем
Әнкәй җибәргән күмәч.
Әнкәм кулы  назы сеңгән
Иң кадерле күчтәнәч.
Авылдашларым әнкәмнән
Сәлам алып килгәннәр.
Минем хәлемне аңлар тик
Читтә гомер иткәннәр.
Читтә гомер кичерергә
Язмыш язган күрәсең.
Синең камырлы кулларың,
Әнкәй, килә үбәсем.
Өстәлемдә телем – телем
Әнкәй пешергән күмәч.
Әнкәм кулы назы сеңгән
Иң кадерле күчтәнәч.
                                                                                                 03.03.2006 ел



               Авылыма кайттым
Авылыма кайттым... Күңелемдә
Актарыла хисләр ташкыны.
Ничә еллар инде кайтам, диеп
Күңел һаман сиңа ашкынды.

Бер кайгысыз бала чагым синдә
Калгангамы шулай сагынам.
Басмый икән җанның сусауларын
Кайту гына хәтер юлыннан.

Туган авылым, Кама – исмәгыйлем,
Сайрар идем синдә кош булып.
Тауларыңа, басу, кырларыңа
Тамар идем таңда чык булып.

Тын да алмый эчтем йотлыгыплар
Чишмә суың тутырып учларым.
Бер уч чишмә суың кирәк булган
Басар өчен җаным сусавын...
                                                            декабрь, 2003

              Җанга якын сукмак

Көн дә йөргән сукмак җанга якынырак
Сирәк кенә узган сукмактан.
Анда минем эзләр,канат тойган көннәр
Язмыш бүләк иткән шатлыктан.

Анда мең өзелеп, мең ялганган уйлар,
Шул сукмакта язым,көзләрем.
Анда синең эзләр,минем көткән күзләр,
Ут-ялкынлы йөрәк хисләрем.

Синнән узам кабат җанга якын сукмак,
Синдә минем шатлык,сагышым.
Синдә мең кат сүнеп мең кабынган өмет,
Кабатланмас гомер,язмышым.
                                                   

                                                          май, 2008



                                       (Беренче укытучым,Зөлфия апага)
Кайттым әле бүген, кайттым менә
Балачакның басып эзенә.
Онытмаган мине, онытмаган
Укытучы апам, Зөлфия.
Мәктәп ишекләрен ачып кергән чакта
Каршы алган идең елмаеп.
Ә озаткан чакта безне олы юлга
Аналардай калдың моңаеп.
Ничә сабый, ничә нәни йөрәк,
Бар да гашыйк идек без сезгә.
Олы җанлы, сабыр, гүзәл ич сез.
Укытучы апам, бүген дә.
Оясыннан очкан кошлар кебек.
Таралыштык төрле якларга.
 Сезнең өмет, сезнең ышанычны
Без акларга тиеш,акларга!
Сезгә булган чиксез рәхмәт хисе
Мең сүздә дә бетмәс әйтелеп.
Безнең җаннар сезгә сабый чактан
Мәңгелеккә калган бәйләнеп.                  

                                                                                                   2005 ел

Туган оямнан очтым мин,
Чит ояда яшимен.
Чит ояга очканда шул
Бигрәкләр дә яшь идем.


Чит ояда чит итәләр,
Үз итми күңелләре.
Хәнҗәр булып кадалалар
Әйткән кайбер сүзләре.


Туган ояма китәрдәй
Булам кайбер көннәрдә.
Сабыр итеп яшем түгәм
Озын, кара төннәрдә.


Сабыр төбе – сары алтын, дип
Әйткән идең, әнкәм.
Түздем айлар, түздем еллар,
Түзалмам ахры бүтән...                                   

                                                            18.10.1997